Әлмәт дәүләт нефть институтының чит ил студентлары Төркмәнстанның Казандагы Генераль консулы  белән очрашты
Мәгариф

Әлмәт дәүләт нефть институтының чит ил студентлары Төркмәнстанның Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Атадурда Бәйрәмовны милли киемнәрдәге студентлар икмәк һәм чәк-чәк белән каршы алды.

Аннары кунак өчен кампус буенча экскурсия уздырдылар. ӘДНИ студенты, МИКС чит ил студентлары клубы вәкиле Джуманазар Кулиев l тулай торакта яшәү шартлары турында җентекләп сөйләде, бүлмәләрне күрсәтте.  Шулай ук генераль консулга Әлмәт рәссамы Вячеслав Терентьев күргәзмәсен күрсәттеләр.

Институтның беренче проректоры Юрий Василенко Атадурда Бәйрәмовны лаборатория-тикшеренү һәм укыту-лаборатория корпуслары төзелешенең барышы белән таныштырды.
Экскурсиядән соң студентлар консулны чәй өстәле артына чакырдылар. Чәй табыны артында мавыктыргыч әңгәмә узды.

Атадурда Бәйрәмов студентларга: "Сез Татарстанда уку мөмкинлегенә ия, ул бик көчле, куәтле регион", - диде.

Соңыннан консул һәм беренче проректор истәлекле бүләкләр белән алмаштылар, студентлар белән бергә фотога төштеләр.