Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәктәпләренә яңа автобуслар тапшырылды

Әлмәт муниципаль районына 3 мәктәп автобусы тапшырылды.

14 октябрьдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципаль берәмлекләренә мәктәп автобуслары тапшырды
Чара «Казан» гаилә үзәге янында узды (Казан, Сибгат Хәким ур.).


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга символик ачкыч тапшырды.


"Бүген безнең республикада 810 транспорт чарасы исәпләнә, алар балаларны мәктәпкә 861 маршрут буенча алып бара һәм аларның саны арта. Федераль программа ярдәмендә 120 автобус алу мөмкинлеге туды, аларның 70е бүген файдалануга тапшырылачак", — диде Татарстан Президенты.


Татарстанның муниципаль берәмлекләре башлыклары 120 яңа мәктәп автобусларыннан ачкычлар алды. Әлмәт муниципаль районына 3 мәктәп автобусы тапшырылды.


Барлык автобуслар да "Глонасс +112" бердәм дәүләт мәгълүмат системасының спутник навигациясе системасы белән җиһазландырылган. Заманча ачык сары төстәге "Газельләр" үзләрен пассажирлар өчен ышанычлы һәм уңайлы транспорт чаралары буларак танытты, машиналар балаларны йөртү өлкәсендә барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә.


Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хәзер РФ Президенты Владимир Путин билгеләгән милли проектлар һәм максатлар кысаларында мәгариф системасына зур игътибар бирелә. Сүз мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы турында да, учреждениеләрне җиһазлау турында да, цифрлаштыру турында да  һәм, әлбәттә инде, укучыларны транспорт белән тәэмин итү турында да бара.


Соңгы өч елда муниципалитетлар автобус паркын яңарту кысаларында 352 яңа мәктәп автобусы алынган: 118 — се — федераль акчалар һәм 234-се-республика акчалары хисабына.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса