Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Маяк мөгаллимә

Укытучы һөнәре турында күпме матур, төпле фикерләр әйтелгән, әсәрләр, җырлар иҗат ителгән!

Хәреф, саннар өйрәтүдән тыш, мөгаллимнәр балаларда дөньяны күзаллау формалаштыра. Саф, самими бала күңелендә нәкъ менә алар чәчкән орлыклар күркәм шытымнарын бирә. Ә бит уйлап карасаң, укытучыларның да үз укытучылары бар!

Башлангыч сыйныф уку-чыларына белем һәм тәр-бия бирүдә юаш кына тәүге адымнарымны ясаган алтын көзләрдә язмыш мине остазым Лилия Илдус кызы Кашапова белән таныштырды. Табигый илаһи көч, зирәклек, тирән акыл, сабырлык, ныклы иман иясе барыр юлыма маяктай нур бөркеде. Мин чын мөгаллим абруеның дан-шөһрәтле, мактаулы-дәрәҗәле исемнәргә бәйле булмавына инандым. Замана шаукымына карамыйча, укытучы иң элек балаларны ярата, һәрберсендә шәхес күрә белергә тиеш. Укучылар күңелен аңларга тырышып, ата-аналар, хезмәттәшләр белән килешеп эшләү, бер-өзлексез белем яңарту зарур. Лилия Илдус кызы укытучы өчен мөһим сыйфатларны укучыларына дәрес аң-латкандай салмак кына, әмма үтемле итеп миңа - яшь белгечкә төшендерә.

Кырыс табигатьле Себер якларында туган кызны язмыш нефтьчеләр төбәгенә китерә. Бихисап мөгаллимнәр үстергән Яр Чаллы педагогия институтында башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча укый. Татар теленең абруе зур 90 нчы елларда Лениногорскида бәхетле очрак буенча үзе укыган мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак һөнәри үсешен башлый. Лилия Кашапова мәктәптә укыганда яраткан фәннәре рус, татар телләре һәм әдәбият булса да, укытучы һөнәрен үзләштергәч, математиканы якын итүен аерым бер ләззәт белән искәртә. «Күпчелек бала мәктәптә укыганда математиканы яратмый, аның катлаулы булуыннан зарлана, ә бит ул тормышта шулкадәр кирәкле логик фикерләүне үстерә. Үз фәненә гашыйк укытучы балаларны да кызыксындыра. Өйрәнергә теләге булган укучы сынатмый», - ди Лилия Илдус кызы.

Нефтьчеләр башкаласында укытучылык эшчәнлеген дәвам иткәндә спортчылар сыйныфын җитәкләргә туры килә. Төрле мәктәпләрдә үзенчәлекле балалар белән эшләү дәверендә гаиләсенең ныклы таяныч булуын тоеп, илһамланып, укучыларына белем бирә. Тормыш иптәше, өч баласы өчен дә ул иң кадерле, яраткан, бердәнбер.

Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче мәктәп - шәһәребездә генә түгел, чит төбәкләргә дә үрнәк булырдай, алдынгы технологияләр нигезендә эшчәнлек алып бара. Биредә хезмәт куйган укытучыларга да сынатырга һич ярамый! Һәркем эзләнүчән, яңалыктан хәбәрдар. «Язмыш сынаулары алдында каушамыйча, куелган максатларга ышанычлы адымнар белән атларга кирәк. Балалар башка хәзер, дип әйткәннәргә ышанмыйм мин. Бары тик алар белән эшләү ысуллары төрләнә, чөнки замана үзгәрә. Безгә - укытучыларга да калышмаска кирәк. Әле күп очракта яшь буыннан үзебез отып алабыз яңалыкны», - дип фикерләре белән ур-таклаша укытучы. Һәркемгә төпле фикерләре, урынлы киңәшләре, үтемле сүзе белән ярдәм итәргә, гыйлеме, җан җылысы, тәҗрибәсе белән уртаклашырга ничек кенә җитешә соң дип таң калам! Һәм үрнәк алам!

 

Эльза Гобәйдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса