Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тимур Нагуманов: Авырган балаларын мәктәпкә китергән ата-аналарны аңламыйм

Проблеманы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия контрольгә алачак.

Әлмәт районында кайбер  ата-аналар балаларын  мәктәпкә авыру билгеләре белән җибәрә башлаган.  Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов инстаграмда турыдан-туры эфир вакытында сөйләде.

"Бу хәл аңлашылмый. Мондый очраклар, фактларны балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия хәл  итәргә тиеш. Мондый ата-аналарны җаваплылыкка тарту да булыр", - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.


Сүз баланың температурасы югары булуын белеп, аңа температураны төшерүче дару биреп, мәктәпкә озатучы ата-аналар турында бара, дип ассызыклады ул. Берничә сәгатьтән соң даруның тәэсир итү көче тәмамлана һәм температура янә күтәрелә башлый.

"Хөрмәтле ата-аналар, зинһар, бу сафсата белән шөгыльләнергә кирәкми,бу - безнең балалар, алар өчен без җаваплы. Авыру балага  белем бирү учреждениесенә барудан мәгънә юк. Беренчедән, ул калганнарны зарарлый, икенчедән, ул үз организмын бөтенләй кирәкмәгән йөкләнешкә дучар итә. Авыру бу ситуациядә дәваланмый, ул көчәя генә һәм баланың хәле начарлана", - дип нәтиҗә ясады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса