Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә "Мәктәп Upgrade" белем бирү инициативасы кысаларында уңайлы зона ачылышы узды

4 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең 16 нчы урта мәктәбендә «Мәктәп Upgrade» белем бирү инициативасы кысаларында уңайлы зонаны ачу тантанасы булды.

Ачылу тантанасында "ЗЕНИТ" банкы идарәсе рәисе Тищенко Александр Сергеевич һәм  Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары – Бурлакова Елена Владимировна катнашты. Мәктәп укучылары һәм укытучылары концерт номерлары һәм мастер-класслар күрсәттеләр, мәктәпнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр.

2021 елның маенда Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендә «Татнефть», Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, «ЗЕНИТ» ярдәме белән "Мәктәп UPGRADE" белем бирү инициативасын гамәлгә ашыра башлады.

Проектның идеясе укучыларның үз-үзләрен камилләштерүгә, талантларны ачуга һәм укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүгә кызыксынуын арттыруга ярдәм итә торган функциональ, заманча һәм уңайлы белем бирү мохите булдыруга юнәлтелгән. Мондый мохит архитекторлар ярдәме белән мәктәп командасы тарафыннан оештырыла. Бу идеяне мәктәп укучылары эшли, кәгазьдә проект ясый, ял, иҗат, үсеш зоналары макетын булдыра. Өлкән архитекторлар проектны эшләп бетерергә, мәктәп укучыларының хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәләр.

26 мәктәптән 500дән артык укучы проектлар эшләүдә катнашты, шәһәр мәктәпләрендә уңайлы зонаны төзекләндерү өчен үз идеяләрен тәкъдим итте. Сайлап алу конкурс нигезендә узды.

Экспертлар конкурста катнашучылардан гаризаларны карадылар, өч җиңүче мәктәп командасын билгеләделәр:7-нче мәктәп, 16-нчы мәктәп, 24-нче урта мәктәп.

Мәктәпне үстерү киңлеген булдыру буенча «16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» проектын эшләүдә 6-10 нчы сыйныф укучылары катнашты: Фәйзуллина Алия, Солопова Анастасия, Ганин Семен, Мөхлисов Ислам, Шамина Виктория, Малышев Никита, Фатыйхов Данис, Ширяев Борис.

Проект кысаларында 16-нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә өлкән һәм урта сыйныф укучылары өчен мәктәпнең икенче катын рекреацияләү өчен уңайлы һәм функциональ зона булдырылды. Укучылар теләге буенча кинотеатр зонасы каралган (укыту, танып-белү, сәнгать фильмнары карау өчен). Дивар балаларга үзләренең теләкләрен һәм иҗади фикерләрен белдерергә мөмкинлек бирәчәк. Проектны эшләү барышында мәктәп укучыларының теләкләре исәпкә алынды һәм интервертлар өчен уңайлы тынлы зоналар, уку биремнәрен үтәү, компьютерда эшләү өчен эш зоналары оештырылды. «Мәктәп UPGRADE» проекты мәктәп киңлеген уңайлы һәм функциональ итәргә, иҗат өчен уңай атмосфера булдырырга ярдәм итәчәк.

Шулай ук туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан республикасы стрит-арт-рәссамнары Г. Тукай әкиятләре буенча мәктәп фасадын мурал белән бизәделәр.

 

 

Фото: Әлмәтнең 16-нчы урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса