Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәктәпләрендә тикшерүләр уза

Комиссия учреждениеләрнең террорчылык актларына әзерлеген тикшерә.

Әлмәт мәктәпләрендә терроризмга каршы тикшерүләр уза. Прокуратура, Росгвардия, полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Мәгариф идарәсе вәкилләре кергән махсус комиссия шушы көннәрдә шәһәрнең барлык мәктәпләрен дә йөреп чыга.

"Барлык шәһәр мәгариф учреждениеләренә дә комиссия белән чыгабыз. Максат бер – безнең объектларның террорчылык актларына ничек әзер булуын тикшерү.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча билгеле бер чаралар күрәчәкбез", - дип хәбәр итә Әлмәт шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев.


Эксперт төркемнәренең берсе  5нче гимназиядә булды. Бу - ишекне саклауның махсус системасы урнаштырылган аз санлы мәктәпләрнең берсе: капкалар дистанцион рәвештә ачыла, аларда домофон урнаштырылган – хәтта ата-аналарга да территориягә керү кыен. Тәртипне ике каравылчы күзәтә, аларның берсе үзе белән хәвеф төймәсе йөртә. Территорияне карап чыгу иртән һәм кичен генә түгел  һәр ике сәгать саен үткәрәләр. Мәктәп эчендә вахтер урнашкан, ул экран аша барлык күзәтү камераларын карый.


Килгән комиссия камера, динамиклар, янгын хәбәрчеләре һәм сигнализация, койманың бөтенлеге, барлык капкаларның ышанычлылыгы, бинаның запас чыгу юллары, документация, коллективның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерде.

- Җиде төркем белгеч эшли. Якын көннәрдә аларга шәһәр һәм районның барлык белем бирү учреждениеләрен тикшерергә туры киләчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча без киңәшмә уздырачакбыз, нәтиҗәләр ясыйбыз, киңәшләр бирәчәкбез. Инде тикшерелгән мәктәпләрдә җитди кисәтүләр булмады. Әти-әниләр, әлбәттә, борчылалар, әмма тулаем алганда, хәл тыныч: барлык балалар да диярлек бүген мәктәпләргә килде. Дөрес, икенче сменаларны бераз кыскартып, кичке вакытта  түгәрәкләрнең кайберләрен үткәрмәдек, – дип билгеләп үтте районның  мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская.


Шулай ук Ирина Александровна Әлмәттәге барлык балалар бакчалары һәм мәктәпләр хәвеф төймәләре белән җиһазландырылуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса