Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күңел тәрәзәсен ачып

Бүгенге көндә шәһәрдә татар мохитлы урыннар әллә ни күп түгел. Шулай да бар.

Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең алтактасыннан “татар” сүзен алып ташласалар да, әлеге уку йорты бу җәһәттән бер баш югарырак тора.

Туган телебезгә мәхәббәтне гимназиядә сәнгать чаралары ярдәмендә тәрбияләргә тырышалар. Андый чараларда татар сөйләме, гореф-гадәтләр, туган телгә заманча караш һәм аны гамәлдә кулланырга омтылу күзәтелә.

Гомумән, гимназиядә үткәрелгән һәр чара үзенең зәвыклылыгы белән аерылып тора. Күптән түгел әлеге уку йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул!” балалар һәм яшүсмерләрнең иҗат фестивале узды. Аны гимназиянең 11 А һәм 11 Б чыгарылыш сыйныф укучылары башлап җибәрде.

Укучылар фестиваль кысаларында спектакль-ләрдән өзекләр әзерләгәннәр иде. Г. Камалның легендар “Беренче театр” әсәрен 11 Б сыйныфы укучылары югары кимәлдә тулысынча уйнадылар. Монда “грамоталы попугай” кебек ятлаган сүзне генә сөйләү түгел, ә аның мәгънәсен аңлап, рольгә кереп уйнау иде. Яшь артистлар образларын тудырганда чорны тоеп, шул ук вакытта бүгенге күзлектән карап эшләгәннәр. Укучыларның уены бер сулыш белән барды. Биби (Ализә Гаптрәкыйпова), Гафифә (Әдилә Шаһиева), Факиһә (Азилә Маннанова), Вәли (Камил Гәрәев), Хәбибрахман (Вилдан Хәйруллин), Хәмзә бай (Ришат Шакирҗанов), Фатих (Шамил Гыйләҗетдинов) тулы бер ансамбль тәшкил иттеләр. Җитәкчеләре Гөлнур Гаптрәкыйпова һәркайсын образ, характер буларак ача алган.

И. Абдуллинның “Их, Уфа кызлары”н 11 а сыйныфы кызлары әзерләгән. Җитәкчеләре Минзилә Гыйбадуллина. Аларның ихласлыгы жюри әгъзаларын гына түгел, зал тутырып утырган үз яшьтәшләрен дә дулкынландырды. Залда бер артык хәрәкәт, тавыш булмады. Яратып, яратылып туймаган яшь кызлар үзләренең сүзләренә үзләре ышанып сөйләделәр. Ирексездән күзгә яшьләр килде.

Тамаша тәмам. Театр пәрдәсе ябылды ә яшь артистларның да, тамашачыларның да күңел пәрдәләре ачылып, җаннар яктырып китте. Шундый егетләр-кызлар телебезнең киләчәгенә пәрдә кормас. Театр яктылыкка, нурга илтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса