Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә мәктәп укучыларын этикетка өйрәтәчәкләр

Шәһәрдә “Кечкенә яшьтән этикет” дигән махсус проект эшли башлады.

Этикет дәресләре Габдулла Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсендә узачак. Нәкъ менә биредә кызыклы форматта концертлар, тренинглар, квестлар үткәрү мөмкинлеге бар. Китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча бик күп китаплар җыелган, шулай ук тиздән кулинария студиясе ачылачак.

 

Бу - яшүсмерләр клублары һәм шәһәр мәктәпләре белән берлектә сынау проекты. Барлык балалар китапханәләре дә анда катнашачак.

 

Бер дәрес эчендә үз-үзеңне тоту культурасына өйрәтү, балада этик дәрәҗә формалаштыру мөмкин түгел. Шуңа күрә оештыручылар “Кечкенә яшьтән этикет” ны дәвамлы булачак, дип вәгъдә итә. Аларның максаты - этикетка бөтен бер буынны өйрәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса