Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучылары өчен Парламент дәресе уздырылды

17 февраль көнне Әлмәтнең 16 нчы мәктәбендә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Парламент сәгате узды. Анда 10-11 сыйныф укучылары катнашты.

Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Нугайбеков катнашты.


Ул республикабызда халыкларның күптөрлелеге, безнең мәдәниятебезне саклау һәм өйрәнү, туган телне өйрәнү мөһимлеге турында сөйләде.


Укучылар һәм укытучылар мәдәният, телләр, тайм менеджмент һәм депутат эшчәнлеге темасына төрле сораулар бирделәр.



Үсеп килүче буын белән аралашу кызык, үзенчәлекле һәм мондый әңгәмәләр безнең уртак киләчәк өчен җаваплылык хисен көчәйтә”, - ди Ренат Нугайбеков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса