Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең 9 сыйныф укучылары өчен йомгаклау әңгәмәсе дистанцион форматта узачак

11 сыйныф укучылары өчен дә йомгаклау иншасын язу сроклары күчерелде.

Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен инша үткәрү 2020 елның 2 декабреннән күчереләчәк, ул 2021 елның 5 апреленнән дә иртәрәк булмаячак. Бу карар Россия Федерациясе территориясендә яңа коронавируслы инфекция кертүне һәм таратуны кисәтү буенча Оператив штаб утырышында Рособрнадзор һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан хупланган.


Шулай ук Оператив штаб утырышында 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен үткәрү форматын үзгәртү турында карар кабул ителде.

Йомгаклау әңгәмәсе 2021 елның 10 февралендә һәм өстәмә срокларда 2021 елның 10 мартында һәм 17 маенда узарга тиеш. Уңайсыз эпидемиологик вәзгыять сакланганда, йомгаклау әңгәмәсе бу срокларда җирле хакимият органнары карары буенча, мәгълүмат-коммуникация технологияләрен кулланып, дистанцион форматта үткәреләчәк.


Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 2020/2021 уку елында йомгаклау иншасы уздыруның яңа срокларын һәм дистанцион форматта йомгаклау әңгәмәсен үткәрүне билгели торган норматив-хокукый акт әзерләвен хәбәр итә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.


Фото: ТР мәгариф һәм фән министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса