Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очрашкан
Мәгариф

Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очрашкан

Чара Әлмәтнең 1 нче мәктәбендә узган.

Очрашу Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар кысаларында оештырылган.


Чараның төп максаты: юллардагы аварияләр проблемасына һәм балаларның юл-транспорт травматизмы мәсьәләсенә яшүсмерләрнең игътибарын җәлеп итү.


Балаларга агымдагы елның 10 аенда Әлмәт районы территориясендә теркәлгән һәлакәтләр турында сөйләгәннәр, аларның төп төрләре һәм юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгуына китергән сәбәпләрне атаганнар. Әңгәмә барышында чарада катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу мисалларын һәм фаҗигале нәтиҗәләрен күрсәтүче тематик фильм да күрсәтелгән.