Татарстанда мәктәп формасына таләпләр яңартылды.
Көннәр суыну сәбәпле мәктәп укучылары дәресләргә ачык төстә булмаган джемпер, свитер һәм пуловер киеп килү хокукына ия. Әлеге карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Шулай ук укучылар шакмаклы һәм буйлы киемнәр кия ала.
Укучылар киемнәренең фасоны һәм төсе хәзер һәр аерым мәгариф оешмасының норматив актлары буенча көйләнәчәк, диелгән карар текстында.