Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә яңа фәнни-тикшеренү һәм уку үзәге төзелә

Әлмәттә «Татнефть» компаниясе булачак югары нефть мәктәбе өчен яңа фәнни-тикшеренү һәм уку үзәге төзи. Биналар Совет урамы буенча Зәй елгасы акваториясе белән янәшә урнашкан бушлыкта сафка кертелә.

15 гектардан артык мәйданда дүрт чиратлы эш алып бару планлаштырыла. 8 гектарны кампус, 6,5 гектарны торак билиячәк. Беренче чиратта төзелеш студентлар һәм аспирантлар өчен ике тулай торакны үз эченә ала. Анда булачак 172 бүлмә 356 кешегә исәпләнгән.
 

Торакта күпфункцияле киңлекләр дә булачак. Шулай ук территориядә 13 мең квадрат метрдан артык мәйданлы лаборатория-тикшеренү корпусы планлаштырылган, анда «ТатНИПИнефть» институтының 428 хезмәткәре эшләячәк.

Алдагы этапларда АГНИ студентлары һәм укытучылары өчен укыту-лаборатория комплексы, спорт үзәге төзү карала. Алга таба киң территориядә 1100 фатирга исәпләнгән торак кварталлар төзү күздә тотыла, моннан тыш, биредә укытучылар өчен 226 фатирлы аерым торак квартал һәм балалар бакчасы төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса