Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татар җырчылары өчен Илһам Шакиров исемендәге премияне гамәлгә куячаклар

Тиешле указ якын арада чыгарга тиеш.

Татарстанда татар җырчысы Илһам Шакиров исемендәге Дәүләт премиясен гамәлгә куячаклар. Бу хакта ТР вице-премьеры Васил Шәйхразиев татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссиянең беренче утырышында хәбәр итте. 

Моннан тыш, ел саен Илһам Шакиров исемендәге Татар җыры бәйгесе дә үткәреләчәк. Өч 200 мең сум күләмендә премия бирү планлаштырыла.

«Ике премия профессиональ җырчыларга биреләчәк. Һәм беренче тапкыр дәүләт премияләренең берсен профессиональ булмаган җырчы алачак", - дип ассызыклады вице-премьер. Аның сүзләренчә, бу эш татар милләтен саклап калуга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса