Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтнең мәдәният учреждениеләре онлайн режимда эшли башлый

Әлмәттә мәдәният учреждениеләре тамашачы һәм китапханәләр үз укучылары белән онлайн режимда аралашачак

Республикадагы санитар-эпидемиологик режимга бәйле рәвештә мәдәни-массакүләм чаралар кичектерелде яки соңгарак вакытка күчерелде. Ләкин Әлмәттә сәнгать, иҗат һәм китап сөючеләр белән аралашудан баш тартмаска булдылар. Нефтьчеләр төбәгендәге һәр мәдәни учреждениенең Инстаграм социаль челтәрендә үз аккаунты бар.
Хәзер классик әдәби әсәрләр һәм яңа гына дөнья күргән китаплар белән Әлмәт китапханәләре төркемнәрендә танышып булачак. Белгечләр туры эфирда укучылар белән аралашып, сәнгать әсәре буенча онлайн рәвештә фикер алышу мөмкинлегенә ия булачак.

Танылган Әлмәт башкаручыларының чыгышларын “Әлмәт” милли-мәдәни үзәгенең аккаунтында тыңлап булачак. Беренче туры эфир иртәгә, ягъни 24 март көнне 10.00 сәгатьтә оештырыла. Анда камера оркестры чыгыш ясаячак.

Әлмәтнең туган якны өйрәнү музее үзенең уникаль экспонатлары белән таныштырырга исәпли. Туган төбәкнең тарихы буенча виртуаль экскурсия зурлар белән беррәттән кечкенәләргә дә файдалы һәм кызыклы булачак, дип ышандыра музей хезмәткәрләре.

Әлмәт татар дәүләт драма театрында бу көннәрдә зур реконструкция эшләре башланып китәчәк. “Театр үз тарихи үткәне белән саубуллашачак. Без моны инстадусларыбызга да күрсәтә алабыз”, - диде театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Барлык туры эфирлар турында да учреждениеләрнең аккаунтларында һәм шәһәр төркемнәрендә хәбәр ителәчәк.
Әлмәт шәһәренең мәдәният идарәсе инициативасы 25 март көнне аеруча яңгыраш алачак. Бу көнне мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса