Әлмәт театрында премьера – «Синсез килгән язлар»
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театрында премьера – «Синсез килгән язлар»

Бүген Әлмәт драмтеатрында премьера – «Синсез килгән язлар» спектакле Зифа Кадыйрова әсәре буенча куела.

Премьерага язучы үзе дә чакырулы. Спектакльгә кадәр 18 сәгатьтән аның белән автограф-сессия планлаштырыла. Биредә үк автор үз китапларын да сатуга куячак. 
Спектакльне Илтөзәр Мөхәммәтгалиев инсценировкасы буенча Лилия Әхмәтова куя. Төп рольләрдә – Мәдинә Гайнуллина, Рафик Таһиров. 
«Синсез килгән язлар»да язучы үз кыйбласына тугры кала. Хатын-кыз сабырлыгы, сынауларга дучар ителгән яралы язмыш, шатлыгын да, газабын да үзенә сыйдырган мәхәббәт тарихы... 
Театрга рәхим итегез!