Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Балаларны тыңларга өйрәтәләр

Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Әкият арбасы»ның чираттагысы узды. Әдәбият елында башланган проект 3-13 яшьлек тамашачылар өчен дүртенче тапкыр оештырылды

Балаларны милли киемдә артистлар ике телдә каршы алды. Нәниләрне йомшак урындыкларга озатып, шулай ук ике телдә «Өч кыз» әкиятен укыдылар. Яшь тамашачылар әкиятне яратып тыңлады.

Әлмәт театрының әлеге проекты балалар белән аралашуга корылган. Шуңа да әкият укылып беткәч тә алар кайтырга ашыкмады. Артистлар белән нәниләр әкият турында фикер алышты, өч кызга да анализ ясап, аларның сурәтләрен төшерде һәм артистларга «лайк»лар куйды.

- Без балаларга әкиятне төрлечә тәкъдим итәбез: күрсәтәбез, уйныйбыз һәм уйнатабыз. Әмма шушылай, әбиләре шикелле укып күрсәтү җанлырак. Безнең балаларны тыңларга өйрәтәсебез килә, - дип уртаклашты Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина.

Балалар бу көнне үзләре дә әкият язарга өйрәнде. Алия исемле кызны урманда яшәүче җәнлекләр белән таныштырдылар. Артистлар ахырдан балаларга өй эшләре кушты һәм китаплар бүләк итеп озатты.

 

Алия Байрамалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса