Әлмәтлеләр «Яңа ел квесты»нда катнаша ала
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр «Яңа ел квесты»нда катнаша ала

Квестта катнашучылар шәһәрнең иң матур урннарын күрә ала.

Шәһәрнең иң матур 14 локациясендә qr-код яшерелгән, аны табарга һәм кушымта аша сканерларга кирәк. Йомгаклау станциясе булып, Нефтьчеләр мәйданында урнашкан Кыш Бабай резиденциясе тора.

Яңа ел квесты – гадәттә эш көннәрендә карап булмый торган барлык локацияләргә бару өчен бик яхшы шанс.

Сез әле катнашмаган булсагыз, һичшиксез, катнашып карагыз! Резиденция үз эшен 8 гыйнварда төгәлли.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте