Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында Нәүрүзне бәйрәм иттеләр

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга -21-22 мартка туры килә.

Түбән Абдул авылында “Нәүрүз“ узды. Бу сүз фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата.Бу көнне малайлар һәм кызлар,һәр өйгә кереп, хуҗаларга матур теләкләр теләп, такмазалар әйткәннәр, аларны яз бәйрәме белән котлаганнар. Ә хуҗалар үз чиратларында балаларга йомырка, төрле ярмалар, май һәм сөт биргәннәр.

Шул йоланы дәвам итеп, Түбән Абдул авылында Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее, мәдәният йорты һәм китапхәнә хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган зур бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә Елховой урта мәктәбе укучылары, кунаклар булды. Балалар бу  бәйрәмнең килеп чыгышы турында тарихи мәгълүмәт белән таныштылар. Балалар бәйрәмдә башкорт, үзбәк, һәм татар халыкларының милли киемнәре, ашлары, биюләре,һәм халык уеннары белән танышып, үзләре дә башкарып карадылар.

"Балалар бик рәхәтләнеп яз кызы ”Нәүрүз бикәне” каршы алдылар,ә “ Кыш бабайны” озатып калдылар. Быел бу чара изге Рамазан аена туры килү сәбәплеме, балалар да изге эшләр кылырга омтылып торалар. Шуңа күрә бәйрәмне оештыручылар яз килгәнен белгертеп иң беренче кайткан кунаклар - кара каргаларны сыйларга җимлекләр ясап куярга дигән тәгъдимне ишетүгә бик шатланып күтәреп алдылар. Бергәләшеп җимлекләр ясап, агачларга элеп куйдылар һәм бик рәхәтләнеп кара каргаларга һәм башка барлык кошларга да булсын диеп үзләренең нәни куллары белән чын күңелдән, Алла ризалыгы өчен җимнәрен дә салдылар. Бәйрәм тату итеп бергәләшеп, тәмле бәйрәм боткасы ашау белән тәмамланды", - дип хәбәр итә оештыручылар. 

 

Фото: Елховой музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса