Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Яшәсен әдәбият, яшәсен «Рухият»!

Бүген дөньяда нәрсәдер бар икән, димәк, аның туган көне дә бар.

Аны бит кемдер булдырган, дөньяга китергән. Шулай булгач, ничек туган көнсез булсын. Ә без туган көнне үткәрә беләбез. Бигрәк тә китапларның туган көнен.

«Татнефть» Хәйрия фонды-ның «Рухият» программасы кысаларында нәшер ителгән җиде китапның туган кө-не «Әлмәт» иҗтимагый-мәдәни үзәгендә булды. Һәм, гадәттәгечә, үз югарылыгында. Чөнки китаплар туган көненең алып баручылары, катнашучылары Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары иде. Ә кунаклар исә китапларны дөньяга тудыручылар - әсәр авторлары, мөхәррирләр, рәссамнар.

Китапның тәмен, ямен, рәхәтен тою ул затлылык, зыялылыкның бер билгесе. Һәр автор үз сүзе белән дөньяга аваз сала. «Күренекле шәхесләр» сериясеннән «Мифтахетдин Акмулла» (төзүче-галим Р. Исламов) китабына мәгърифәтченең сирәк кулъязмалары кергән. Проза яратучылар быел Р. Габделхакованың «Кышлар үткәч кайтырмын», Х. Хәйруллинның «Улларым, сез кайда?» китаплары белән таныштылар. Шунысы үзенчәлекле, «Улларым, сез кайда?» китабын укучыларга тәкъдим итү өчен Сарманнан мәрхүм Хәниф аганың улы килгән иде. Мәхәббәткә сусаган җаннар Ф. Солтанның «Нигез сагышы» һәм Н. Әхмәдиевнең рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен ишеттеләр. Авторларның әйтергә теләгән фикерләре театр артистлары тарафыннан яңа рух, яңа сулыш белән яңгырады.

Балалар безнең киләчә-гебез икәнне «Рухият»леләр чын мәгънәсендә аңлап гамәл кылалар. Быел да балалар өчен Н. Мирхазованың «Бәхет орлыгы» һәм Р. Са-бырның «Ак әби» китаплары олы бүләк булды. Гимназия шәкертләре исә ул китапларга җан иңдерделәр. «Ак әби» китабының бер нөсхәсе хәтта Япониягә китте.

«Татнефть» компаниясе генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев чарада нефтьчеләрнең рухи байлыкны саклап, яклап торучылар икәнен ассызыклады, китап авторларын әлеге бәйрәм белән тәбрикләде. ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да «Рухият»нең ролен билгеләп, нефтьчеләргә үзенең рәхмәтләрен җиткерде.

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса