Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Яшьлеккә сәяхәт

«TatneftMusicArt» - «Татнефть» Хәйрия фондының мәдәни проекты, аның кысаларында һәр ай саен «Әлмәт» иҗтимагый үзәге киноконцертлар залында республиканың һөнәри һәм студентлар коллективлары концертлары уза.

Узган атнада «Әлмәт» милли-мәдәни үзәгенең «Ретро» вокаль-инструменталь ансамбле мело-маннарны «Музыкаль сәяхәт»кә чакырды.

Коллектив менә инде 35 ел шәһәр һәм төбәк халкын үзенең чыгышлары белән шатландыра. Виртуоз башкару һәм бай репертуар белән алар инде күптән тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе - аккордеончы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Кахичко.

«Ретро» элеккегә кайту дигәнне аңлата. Шуңа күрә без онытылган җырларның тормышын дәвам итәргә телибез, чөнки җырлар - безнең хәтеребез. Солистларыбыз белән текст, көй һәм гомумән репертуар буенча фикер алышабыз. Ошатып алсак, сайлыйбыз һәм репетицияләр ясыйбыз», - ди Владимир Николаевич.

Ансамбльдә җиде кеше, барысының да профессиональ музыкаль белеме бар. Солист Альбина Гайниева сүзләренчә, ансамбль шәһәр чараларында катнаша, шулай ук әби-бабайларыбызның бию кичәләрендә дә чыгыш ясый. Алар барысы да мондый чараларга бик теләп киләләр, һәрвакыт дәртләнеп бииләр, үзләренең күтәренке кәефләрен һәм энергиясен башкаларга да тараталар.

«Ретро» үткәннәрне онытырга ирек бирми һәм хәзерге заманда яшәвен дәвам итә. Әлеге музыка рәхәтләнеп биетә, узган елларның популяр җыр юнәлеше булган фокстрот, вальс, танго, рок-н-ролл, твист һәм башкаларны искә төшерә. «Музыкаль сәяхәт» концертында ансамбль музыкантлары һәм солистлары Альбина Гайниева, Анастасия Лукова тамашачыларны әлеге бию юнәлешләре белән якыннанрак таныштырдылар. Ә ретро-шлягерларның ялкынлы ритмнары астында тик утыра алмаганнарга алып баручы Иван Ерамасов һәм Азалия Мәгъсүмова үз сәләтләрен сәхнә янәшәсендә үк күрсәтергә тәкъдим иттеләр. Биючеләр өчен хәтта махсус мәйданчык булдыралар.

«Ретро» ансамбле республиканың көньяк-көнчыгышында гаять зур абруй-дәрәҗәгә ия. Чөнки анда, беренчедән, бик яхшы про-фессиональ музыкантлар уйный, икенчедән, аккордеончылар армиясен үстергән Әлмәтнең иң яхшы аккордеончысы Владимир Кахичко бар, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Әлмәт музыка көллияте укытучысы Гүзәл Еремеева. - Шуңа күрә барысына да аның концертларына йөрергә тәкъдим итәм, анда чын музыка. Мондый аккордеон нәкъ менә шундый сыйфатта Ауропада да, Америкада да, Кытайда да яңгырый, шулай ук безнең Россиядә дә. Һәм, әлбәттә, «Татнефть»кә рәхмәт, чөнки әлеге нефть компаниясе ярдәменнән башка мондый дәрәҗәгә ирешү мөмкин булмас иде».

 

Наилә Ганиева
«Нефтяные вести», №49, 7.12.2022 ел  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса