Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният сараенда «БиблиоНефть» креатив киңлеге барлыкка киләчәк

Яңартылган китапханәдә реновациядән соң яңа форматтагы чаралар үткәрү планлаштырыла.

2023 елда "Татнефть" хәйрия фонды гранты ярдәмендә «Нефтьче» мәдәният сараенда «БиблиоНефть» креатив киңлеге барлыкка киләчәк. Бу хакта учреждениенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китапханәдә китап саклау һәм абонемент хезмәт күрсәтү бүлмәләреннән тыш, балалар уен зонасы булган тайм-кафе, проект офисы, лекорий залы, уку залы-коворкинг һәм буккроссинг фотозона булачак.

Яңартылган китапханәдә 0+ концертлар, квартирниклар, воркшоплар, мастер-класслар, квестлар, музыкаль-әдәби чаралар, иҗади очрашулар, презентацияләр, семинарлар, тренинглар, китап күргәзмәләре, квизлар һәм башка интеллектуаль уеннар узачак.

 

Фото: китапханәнең эскиз дизайн проектының фрагментлары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса