Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Рухият»ләр рухны яңарта

«Рухият» программасы оештырган китап бәйрәмен язучылар гына түгел, укучылар да көтеп ала.

Нинди генә чор, нинди вәзгыять булуга карамастан, кеше китаптан, рухи азыктан башка яши алмый. Җанына тынычлык, күңеленә шатлык, хыялына байлык алу өчен китап кирәк кешегә.

Һәр елны ноябрь ахыры - декабрь башында «Татнефть» компаниясенең Хәйрия фонды «Рухият» программасы кысаларында нәшер ителгән китапларны укучыга тәкъдим итү бәйрәмен оештыра. Әлеге чара, әлбәттә, Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары һәм татар гимназиясе шәкертләре катнашыннан башка узмый. Чөнки алар китап эчтәлегенең «пәрдә читен» ачып, укучыга геройлар язмышын, вакыйгалар агышын күрсәтәләр. Чын мәгънәсендә китап бәйрәменең бизәгенә әвереләләр.

Быел «Рухият» укучылар өчен Ф. Солтанның «Нигез сагышы» исемле шигырь китабын, Р. Габделхакованың «Кышлар үткәч кайтырмын», Х. Хәйруллинның «Улларым, сез кайда?» проза җыентыкларын, балалар өчен Р. Сабирның «Ак әби», Н. Мирхазованың «Бәхет орлыгы» китапларын тәкъдим итә. «Татнефть» Хәйрия фонды татар язучыларының әсәрләрен башка милләт укучыларына җиткерүдә дә зур хезмәт куя. Быел «Милли җәүһәрләр» сериясеннән якташыбыз, күренекле язучы Н. Әхмәдиевнең шигырь җыентыгы рус телендә басылып чыкты. «Шәхесләребез» сериясендә «Мифтахетдин Акмулла» китабы галим Р. Исламов нәширлегендә басылган.

Нефтьчеләребез тормышыбызның һәр тармагын колачлый. Милләтләрнең рухи байлыгы булган китаплар дөньясы да төрле катлау укучыларга яшь, һөнәр һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алып сайланган. Китап авторларының географиясе дә елдан-ел киңәя, төрлеләнә бара. Китапларның эчтәлеге генә түгел, бизәлеше дә укучыны үзенә дәшеп тора. Шул рәвешле укучылар күңеленә тулы бер рухи яңарыш өстәлә.

Быелгы китап бәйрәме 7 декабрь көнне «Әлмәт» иҗтимагый-мәдәни үзәгендә 16 сәгатьтә була. Китап дигән сихри дөньяга көтеп калабыз!

 

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса