Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драма театрында иң өлкән актер Камил Вәлиев бенефисы узачак

Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиевка сентябрьдә 80 яшь тулды.

Тамашачылар аны Ярослава Пулинович пьесасы буенча «Эльза җире» спектаклендә Василий Игнатьевич ролендә күрәчәк.

Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиевка сентябрьдә 80 яшь тулды. Ләкин бенефис спектакле ноябрь аенда, 78 нче театр сезонында узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлмәт театры сәхнәсендә Камил Мөхәммәтшакир улы 1964 елдан бирле балкый. Ә икътисад өчен җиңел булмаган елларда 1997 елдан 2004 елга кадәр Әлмәт татар драма театрының баш режиссеры була.

Әлмәт театрында Камил Вәлиев үз язмышын – актриса Луиза Солтанованы очрата. 

10 ноябрьдә Әлмәт театрында Камил Вәлиев бенефисы узачак.

 

Фото: ТР мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса