Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Фәридә Исмәгыйлева: Быел Татарстанда «Алтын битлек» номинантлары булмаска да мөмкин

Быел Татарстан театрлары арасында «Алтын битлек» номинантлары булмаска да мөмкин дип фаразлый Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Бу техник сәбәпләргә - фестивальнең экспертлар советының театрларга килеп җитә алмавына да бәйле.

«Экспертлар советы эшен бетерде. Алар безгә килеп җитә алмады, безнең спектакльне беркайда да карамадылар. Быел алар аз эшләде, чөнки әгъзаларының бер өлеше киткән һәм кайта алмаган, булганнары Мәскәү белән Питер тирәсендә йөргән. Бәлки, Казанга килгәннәрдер», – диде театр директоры «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда.

Әлмәт театры үзенең күп халыкара һәм бөтенроссия театр фестивальләрендә катнашып уңышка ирешкән «Җил артыннан» спектаклен «Алтын битлек» милли театр фестиваленә дә тәкъдим иткән булган. Фестиваль тәртипләре буенча тәкъдим ителгән спектакльләрне фестивальнең экспертлар совет карап номинантларны билгели.

«Моң» театрыннан «Татар-информ» хәбәрчесенә ачыклык кертелүенчә, экспертлар советы театрның берничә спектаклен караган. Хәзер театр «Алтын битлек» экспретлар советының нәтиҗәләрен көтә.

«Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев экспертлар советы видео аша карап та нәтиҗәләр чыгарырга мөмкин дип фаразлый.

«Алтын битлек» театр фестивале бүген экспертлар советының эш нәтиҗәләреннән чыгып, матбугат конференциясендә программасын игълан итәргә тиеш иде. Әмма оештыручылар матбугат конференциясенең күчерелүен хәбәр итә.

Яңа дата әлегә билгеләнмәгән.

  • 2021 елда Татарстан театрлары 20 номинациядә «Алтын битлек»кә дәгъва итте. «Әкият» курчак театрының «Адәмнәр», Түбән Кама театрының «Таң вакыты», «MOÑ» театр мәйданчыгының «HAVA» хореографик спектакле, «Чын татар» спектакле һәм «Децентрализация» спектакль-уены әлеге премия номинантлары арасында. Шулай ук 11 спектакль фестивальнең лонг битенә кергән иде.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса