Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Театр яңа сезонны ачты

Әлмәт татар дәүләт драма театрында 78 нче театр сезоны ачылу алдыннан матбугат конференциясе узды.

Анда режиссер Наилә Нәҗипованың иҗат эше - Әлмәт театры труппасының яшь составы катнашындагы «Далада» спектакле тәкъдим ителде.

Өлкән сыйныф укучылары һәм журналистлар игътибарына күрсәтелгән әлеге эксперименталь эш татар милләте формалашу тарихының үзенчәлекле җанлы дәресе булып тора.

Фокус-төркем сыйфатында катнашкан өлкән сыйныф укучылары спектакльдән соң аннан алган тәэсирләре, үз фикерләре белән уртак-лаша алдылар. Кемгәдер сюжет ошаган, кемдер музыкаль бизәлешнең хиссият дөньясына алып кереп китүен билгеләп үтә, ә кемнәрдер хореография һәм костюмнарның матурлыгына хәйран калган. Шул ук вакытта куелышның кимчелекләренә тукталучылар да булды. Укучыларның берсе текстның астан өскә таба барган тәрҗемәсен уку уңайсыз булуын билгеләп үтте. Башка бер укучы исә кайбер урыннарда тавыш эффектлары аркасында артистның сүзләрен аң-ламый калуын искәртте.Әмма барысы да яңа форматта сөйләнелгән тарихның яхшырак үзләштерелүенә, укучыларга да, тарих укытучыларына да кызыклы булачагына басым ясадылар.

Театр директоры Фәридә Исмәгыйлова 78 нче театр сезонына планнары белән уртаклашты, булачак премьераларга тукталды, яңа  проектлар һәм юнәлешләрнең Т хәрефе астында алып барылачагын ассызыклады. Әлеге символ ныклы, ышанычлы, кагылгысыз, ныгытылган, кыю, какшамас, чигенүсез дигәнне аңлата. Фотограф Татьяна Афонина тагын бер проект турында сөйләде.

Фойеда артистларның фотоэшләреннән күргәзмә оештырылган иде.

 

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса