Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Без булдырабыз!

3 октябрь көнне Бөгелмә шәһәре ЗАГСында «Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу тантанасын иң яхшы алып баручы» республика конкурсының зона этабы узды.

Бәйгедә Татарстанның Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Әлмәт, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары катнашты.

 

Әлмәтне гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең әйдәп баручы белгече Айгөл Мирзиянова тәкъдим итте. Ул юбилярларны татар телендә котлау тантанасын уздыру сценариен әзерләгән. Әлмәт районы бу номинациядә лаеклы беренче урынны алды.

 

Чарада жюри рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова һәм 9 районның ЗАГС идарәләре башлыклары катнашты. Шагыйрә Клара Булатова һәм аның тормыш иптәше Нәфис Рафигуллин тантаналы чараның бизәге булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса