Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

Беренче октябрьдә өлкәннәр көне билгеләп үтелә.

Бу-артык игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү, өлкән яшьтәге кешеләргә карата игелекле гамәлләр кылу өчен менә дигән сәбәп.

Бәйрәм алдыннан шәһәр паркында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бу көнне биредә лаеклы ялга чыккан, ләкин элеккечә актив җәмәгать эшчәнлеген дәвам итүче кешеләр җыелган иде. Аларга күпьеллык хезмәтләре, туган шәһәребез һәм Татарстан  үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм актив тормыш позициясе өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

Әлмәт районы ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин өлкәннәребезнең активлыгын, тормыш сөючәнлеген һәм уңышларын билгеләп үтте. ХИң активларына бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмдә һәркем чәй һәм татлы ризыклар белән сыйланды. Әлмәт торба заводы барлык өлкәннәр өчен дә табын япкан иде.

Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында 45 000нән артык пенсионер яши, шуларның 90 яшьтән өлкәнрәкләре – 781, 95 яшьтән өлкәнрәкләр – 107, 100 һәм аннан да өлкәнрәк пенсионерлар – 11 кеше.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса