Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә быел «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасы кысаларында 15 яңа объект барлыкка киләчәк

Алар арасында кайгырту темасына багышланган мураллар да бар.

Биш ел дәвамында Әлмәттә «Татнефть»  инициативасы белән «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы тормышка ашырыла. 4 сезонның нәтиҗәсе - 30 арт-объект. Быел тагын 15 яңа объект барлыкка киләчәк. Алар арасында кайгырту темасына багышланган мураллар да бар. 

Программа кураторы Анна Ветошкина сүзләренә караганда, һәр автор бу төшенчәне үзе аңлавынча сурәтли.

"Быел рәссамнар максималь ирекле бирем һәм  кайгырту турында уйланырга тәкъдим алдылар",-дип аңлатты Әлмәттәге "Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасы кураторы Анна Ветошкина.

Яңа муралларны әлмәтлеләр инде берничә атнадан күрә алачак. Яңа фрескалар шулай ук «Яшьлек» микрорайонындагы Ленин урамы, 189 һәм Зарипов проспекты, 39 адреслары буенча урнашкан биналарның фасадларын бизәячәк.

 

 

Фото: Әлмәттәге "Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик арт программасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса