Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Рухият»ның эше - яшьләр өчен

Соңгы елларда нинди генә мәдәни чара узмасын, анда нефтьчеләрнең «Рухият» программасы үзенең саллы өлешен кертә.

Бу безнең шәһәр белән генә чикләнми. Бөтен Татарстан, татарлар яшәгән башка төбәкләр дә моны һәрдаим тоеп торалар. Бу бигрәк тә безгә - бүгенге заман яшьләренә үрнәк һәм этәргеч булып тора. Мәдәниятнең нинди генә тармагын алсаң да, алар яшьләр өчен юл ачарга тырышалар кебек. «Сандугач сайрар илем», «Чыңлы тамчы» балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестивальләре, «Яңа исемнәр» мәдәни проекты, «Рухият» нәшриятында басылган китапларны китап сөючеләргә тәкъ-дим итү, укучылар, студентлар арасында төрле темаларга иншалар, рәсем конкурслары, ише-галды чаралары, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия һәм стипендияләр тапшыру тантаналары кебек күп төрле чаралар ел дәвамында булып тора. Болардан тыш «Рухият» программасы яшь буынны академик һәм заманча музыка сәнгате белән дә таныштырып бару мөмкинлеге таба. Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрнең зур сәхнәләрендә уйнаган музыкантлар бүген инде безнең шәһәр өчен дә ят түгел.

 

«Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә еш булып торган этник музыка кичәләре, аның заманча яңгырашы яшьләр арасында милли музыкага, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, киемнәренә, уен коралларына башка күзлек-тән карарга мөмкинлек бирә.

Үз милләтең белән горурлану, аның тарихын барлауга этәрә әлеге чаралар. Чөнки оеш-тырылган һәр чара югары профессиональ дәрәҗәдә уза. «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы уздырган чаралар күпләр кызыгырлык һәм үрнәк алырлык дәрә-җәдә камил. Афәрин!

Гөлназ Имамова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса