Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гаиләң булу - чын бәхет ул, берни юк кадерлерәк

Гаилә - һәркем өчен дә изге төшенчә. Аның учагында без терәк,                 яшәү көче табабыз.

Милли традицияләрне саклау, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләү дә гаиләдән башлана.

Шунысы сөенечле, бүгенге көндә Әлмәт районында туган телебезгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияләүче гаиләләр аз түгел.

27 май көнне Әлмәтнең балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Мин бәхетле гаиләм белән-2022» муниципаль бәйгесенең йомгаклау этабы гөрләп узды.
Бәйгедә барлыгы 53 татар гаиләсе катнашты, сайлап алу турын узган 9 гаилә
финалда үзләренең осталык-ларын күрсәттеләр.

Әлеге чара Әлмәт мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе һәм иҗтимагый оешмалар катнашында күп еллар дәвамында үткәрелеп килә. Чараның төп максаты - татар гаиләләрен, аларның милли традицияләрен, туган телебезне саклау һәм үстерү.

Финалистлар үз чыгышларында гаилә кыйммәтләре, бәхет серләре турында сөй-ләделәр. Шулай ук иҗади яктан да көчле икәнлекләрен исбатладылар.

Катнашучылар арасында төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. 62 нче балалар бакчасы данын яклаучы Кавиевлар гаиләсе «Милли гореф-гадәтләрне саклаучы» но-минациясендә 3 нче урынга лаек булды. «Иң иҗади гаилә» номинациясендә 2 нче дәрәҗә диплом белән 45 нче балалар бакчасыннан Ширгазиннар гаиләсе бүләкләнде. «Музыкаль гаилә» номинациясендә 35 нче балалар бакчасыннан Габделкадыйровлар 1 нче урында. Гран-при иясе - Исламовлар гаиләсе (6 нчы балалар бакчасы). Чарада гаиләсе белән редакциябез хезмәткәре Сөмбел Нурмөхәммәтова да катнашып, «Алтын куллы гаилә» номинациясенә ия булды.

Әлмәт районы мәгариф идарәсе начальнигының милли мәсьәләләр буенча урынбасары, Әлмәт районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Сиринә Җиһаншина сүзләренчә, һәрбер гаиләнең милли традицияләребезне сак-лаучы һәм буыннарга тапшыручы икәнлегенә тагын бер кат инандык. «Районыбызда туган телне үстерергә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләргә, шушы матур традицияләребез дәвамлы булсынга без, барлык җәмәгать эшлеклеләре, милләтебезне сакларга дип кулга-кул тотынып эшлибез. Бу эшебез дәвамлы булыр дип ышанам»,  -  диде ул.

 

 

Резедә Шәмсуллина

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса