Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

Сугыш салган яралар йөрәктә сагыш-моң булып буыннардан-буыннарга күчеп һаман сулкылдап тора.

Резедә Шәмсуллина

Сугыш еллары бездән никадәр генә ерагаймасын, безнең ул дәһшәтле көннәрне онытырга хакыбыз юк. Совет солдатлары нинди шартларда сугышканын хәзер әлмәтлеләр музей-диорамага килеп күрә
ала.

Кәләй станциясенең мәдәният йортында Ватан сугышына багышланган «Бөек батырлык истәлегенә» дип исемләнгән экспозиция булдырылган. Ул «Татнефть-Поиск», «Высота-116» эзләү отрядлары, шәһәрнең патриотик оешмалары һәм моңа битараф булмаган гражданнар тырышлыгы белән оештырылган. Экспозициянең кайбер предметлары эзтабарлар отрядлары тарафыннан табылган.

Музей-диораманың гадәти музейдан аермасы зур. Биредә син үзеңне сугыш кырында кебек хис итәсең. Монда окоп, ватылган самолет, снаряд кыйпылчыклары, сугыш кораллары һ.б. бар. Гади көнкүреш материаллары: бүрәнә, такталар, ташлар, балчык, ком тутырылган капчыклар – болар барысы да музей экспозициясенең нигезен тәшкил итәләр. Экспозициянең эскизын ирекле рәссам Салават Нургуманов ясаган һәм өч ай вакыт эчендә бу проектны тормышка ашырганнар.

Күргәзмә экспонатларында Бөек Ватан сугышы һәм Совет халкының батырлыгы турында истәлек саклана. Эзтабарлар тапкан фоторәсемнәрдә һәм документларда сугыш кырында да, тылда да Җиңүне якынайткан кешеләрнең тарихы һәм язмышлары. Әлеге экспонатлар яшь буынны имин тормышның кадерен белергә чакыра, яшәү мәгънәсе турында уйландыра.

Музейга теләгән һәркем, алдан шалтыратып килә ала. Белешмә өчен телефоннар:
+7 (960) 062-35-62, +7 (855)334-17-71 Светлана Николаевна Сураева
(музей фондларын
саклаучы). Адресы: Кәләй станциясе, Тимер юл ур., 38 б.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса