Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мин татар малае

2022 ел Россиядә халык сәнгате һәм  мәдәни мирасны саклау  елы дип игълан ителде.

Шул уңайдан Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә уку елы дәвамында  төрле мәдәни, тарихи, милли чаралар әледән-әле үткәрелеп килә. Шуларның берсе - «Мин татар малае» бәйгесе 28 апрель көнне актлар залында оештырылды. Чарага кунак итеп  Әлмәт районы мәгариф идарәсендә милли белем һәм тәрбия бирү буенча җитәкче урынбасары, Әлмәт районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты  Сиринә Җиһаншина чакырылган иде. «Әлеге бәйге безнең өчен бик мөһим, чөнки ул татар теле, аның мәдәнияте үсешенә үз өлешен кертә. Шулай ук әлеге бәйге укучылар арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыруда да ярдәм итә. Әти-әниләрне, укытучыларны берләштерә торган чараларның берсе. Әлеге бәйгене мәктәпләрдә  үткәрү - безнең өчен зур дәрәҗә һәм шатлык», -  диде кунагыбыз.

Бәйгедә мәктәпнең 4 нче сыйныфында белем алучы  иң булган, иң уңган, иң чибәр, иң тырыш егетләр - Ислам Исламов, Кәрим Җиһаншин, Әмир Хөснелгатин, Айнур Җиһаншин, Илназ Якупов, Риназ Мөхәммәтҗановлар зирәклектә, тапкырлыкта  көч сынаштылар. Җанатарлар бәйрәмне төрле җырлар, биюләр, котлаулар белән бизәделәр. Һәр укучы татар малае исемен горур йөртүен исбатлады. Нәтиҗә номинацияләп ясалды.

Гөлназ Мадишина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса