Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында йөздән артык кеше кулга кул тотынышып, әйлән-бәйлән әйләнде

Район халык коллективлары халыкара бию көнен билгеләп үтте.

Районның Новоникольск авылында "Мәдәни әйлән-бәйлән" бөтенроссия акциясе кысаларында чара узды.

Быел күпмилләтле гореф-гадәтләрнең бердәмлеге хороводы Новоникольск авылында узды. Узган ел Кичү авылында узган иде. Анда төркем биюләрен яратучылар йөздән артык җыелган. Акция бөтен ил буенча уза. 

Халыкара бию көненә багышланган акция "Күпмилләтле гореф-гадәтләрнең әйлән-бәйлән әйләнүе" дип атала. Барлыгы 128 кеше- чуашлар, руслар, мордвалар, татарлар, керәшеннәр чарада катнашты. .

 Төрле милләт кешеләрен берләштерүгә юнәлтелгән акциядә  оештыручылар җитәкчелегендә  катнашучылар музыка астында әйлән-бәйлән әйләнде. Акция төрле гореф-гадәтләр һәм мәдәният вәкилләрен бер-берсенә хөрмәт, мәхәббәт, толерантлык, дуслык һәм игелек нигезендә берләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса