Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театрында иҗат лабораториясе узды

Әлмәт дәүләт татар драма театрында "Идел йорт" театр коллективлары конкурсы кысаларында иҗат лабораторияләре башланды.

Бөгелмә, Менделеевск, Мөслим, Яңа чишмә һәм Сарман районнарыннан үзешчән театрларның режиссерлары һәм актерлары катнаштылар.


Лаборатория кысаларында режиссерлык эшчәнлеге нигезләре: спектакльнең сценографиясе, музыкаль бизәлеше өстендә эшләү буенча мастер-класслар узды.


Шулай ук актерлык осталыгы артистның образы һәм сәхнә сөйләме өстендә эшләү буенча да мастер-класслар үткәрелде.
 

 

Фото: Әлмәт театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса