Чарада катнашучыларны һәм кунакларны шулай ук күңелле эстафеталар, яшел фитнес, фотозона, уеннар һәм призлар көтә. Колакчынлы башлык киеп килгән һәр катнашучыга бүләк биреләчәк.
Әлмәттә «Санки-ушанки» фестивале 27 февральдә 14:00 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният сарае мәйданында узачак.
Катнашучылар креатив чаналар ясарга һәм тиз шуарга тиеш. Иң тиз һәм креатив катнашучылар акчалата призлар һәм бүләкләр алачак. Теләге булган кешеләр аерым да, 2-5 кешедән торган команда төзеп тә катнашырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.
Җиңүчеләр командасы — 30 мең сум, «Бөтенесен шаккаттыр» номинациясендә җиңүчеләр — 10 мең сум, «Шуарга яратсаң, чананы тартып йөрергә дә ярат» номинациясендә — First Austria FA-5343-3 электрогриле, «Тизрәк. Артык. Озынрак» номинациясе җиңүчегә «Кукмара металл савыт-саба заводы» әйберләрен бирәчәкләр.
Фестивальдә 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала. Теркәлү 26 февральдә 23:59 сәгатькә кадәр ачык була, диелә хәбәрдә.