Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Махсус белеме булмаган әлмәтлеләр дә сәхнәдә чыгыш ясый

Әлмәттә "Город, где я" дигән яңа театр проекты старт алды. Шәһәрне тикшерү нәтиҗәсендә драма театры сәхнәсендә спектакль куелачак.

Әлмәттә яңа театр проекты старт алды, анда шәһәр халкы катнаша. Ул "Город, где я" дип атала. Җиде көн дәвамында әлмәтлеләр ГИТИСның биш магистранты җитәкчелегендә шәһәрне тикшерәләр. Нәтиҗәдә, драма театры сәхнәсендә спектакль куелачак.

"Без җиде көн дәвамында шәһәр халкы белән эшләячәкбез, без аларны теркәлү буенча җыйдык. Барысы да төрле, студентлар да бар, укытучылар да, инвалидлыгы булган кешеләр дә бар. Алар белән без җиде көн эшләячәкбез, процесста алар белән бергә спектакль куячакбыз", – дип билгеләп үтте «Город, где я» проектының продюсеры Эльвира Галеева.


Театр белән бәйле белем һәм күнекмәләре булмаган кешеләр шәһәр турында спектакль тудыралар һәм анда үзләре дә катнашалар. Нәтиҗәне җомга көнне драма театрында килеп карарга мөмкин булачак. Хәзер проектны  инстаграмда күзәтергә мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса