Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Чыршы бәйрәменә - QR-код белән

Татарстанда балалар өчен бәйрәм чаралары эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып үткәреләчәк.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина бу уңайдан яңа тәкъдимнәр хакында сөйләде.

Ирина Владимировна хәбәр иткәнчә, төп бурычларның берсе - авырулар санының артуына юл куймау. Шуңа күрә 200 дән артык кеше катнаша торган бәйрәмнәр тамаша залларында яки аренада гына уза ала. Гомумән, чыршы бәйрәмнәрен тамашачы урыннары булмаган һәм кунакларның ирекле рәвештә йөрүе күздә тотылмаган урыннарда оештыру тәкъдим ителми. Моннан тыш, спектакль барган бина фойесында һәм холлында анимацион программалар үткәрү тыела. Бәйрәм үзе дә сәгать ярымнан да артмаска, антрактларсыз барырга тиеш.

Әлмәттә пандемия аркасында ЦДЮТда балалар өчен театральләштерелгән тамашалар булмаячак. Аның каравы «Иске Әлмәт» Мәдәният йортында, «Нефтьче»дә, драма театрында традицион бәйрәм иртәләре узачак. Һәркайда санитар-эпидемиологик чараларның үтәлүе мәҗбүри. Әйтик, ата-аналарга яки балаларны озатып йөрүче башка өлкәннәргә Covid-19дан тулы вакцинация үтүләрен яки бу авыруны соңгы 6 айда кичерүләрен раслаучы QR-код күрсәтергә туры киләчәк. Персонал, артистлар, аниматорлар һәм волонтерларның да шундый сертификатлары булырга тиеш. Ә керү юлында кешеләр җыелуын булдырмас өчен, төркемнәргә килү графиклары төзеләчәк. Шул ук вакытта бинаның сыйдыру мөмкинлеге һәм чыгу юллары саны исәпкә алыначак.

Бинага керү юлында кулларны эшкәртү өчен антисептиклы дозаторлар куелачак. Шунда ук контактсыз термометр белән килгән кешеләрнең температураларын үлчәячәкләр. Ул 37,1 градустан артып киткән очракта бәйрәмдә катнашу рөхсәт ителми. Бәйрәмдә барлык өлкәннәр дә битлек режимын сакларга тиеш. Чыгышлар вакытында артистлар гына искәрмә булып тора. Ведомство оештыручыларга һәр катнашучыны индивидуаль сак-лану чаралары белән тәэмин итәргә һәм файдаланылган изделиеләр өчен ябык савыт урнаштырырга кушты. Әгәр чара озак вакытка исәпләнсә, битлекләрне кимендә өч сә-гатькә бер алыштырып торырга кирәк булачак.

Залларда да чикләү чаралары күрелә. Әйтик, анда проект сыйдырышлылыгының 50% ыннан да артмаган урыннарга гына утырырга мөмкин булачак. Социаль дистанцияне саклау мәҗбүри: тамашачылар һәм рәтләр арасы 1,5 метрдан да ким булмаска тиеш. Бер гаилә әгъзалары яки бер учреждениедән килгән балалар гына янәшә утыра ала, ләкин башкалар белән контакт булырга тиеш түгел, дип ассызыклады Ирина Хәйруллина. Шулай ук залларда һаваны зарарсызландыру җайланмалары урнаштырылачак, ә гомуми кулланылыштагы барлык урыннар һәм өслекләр дезинфекция чаралары белән кимендә ике сәгатькә 1 тапкыр эшкәртеләчәк.

 

Бик җәелмәү хәерле

Мәгариф учреждение-ләрендә Чыршы бәйрәмнәрен үткәрү бакча мөдирләре, мәк-тәп директорлары һәм сыйныф җитәкчеләре җилкәсенә төшә. Барлык укучылар/тәр-бияләнүчеләр катнашында колачлы бәйрәмнәр үткәрергә рөхсәт ителми. Бәйрәм бары тик бер аерым сыйныфта яки төркемдә генә үтә ала. Башка бәйрәмнәрдәге кебек үк, аларда QR-кодлары булган ата-аналар да катнаша ала.

Бәйрәмгә кадәр һәм аннан соң бинада дезинфекция ясалып, җыештыру эшләре үткәрелергә тиеш. Чарада катнашкан өлкәннәргә битлек һәм социаль дистанция турында онытырга ярамый. Тулаем алганда, һәр кешегә кимендә 4 квадрат метрдан да ким булмаган мәйдан туры килергә тиеш.

60 яшьтән өлкәнрәкләрнең бәйрәм иртәләренә килмәве хәерле, чөнки алар Covid-19 авыруы буенча риск төр-кеменә керәләр. Ирина Хәйруллина шулай ук Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик чараларны контрольдә тотачагын, ә тәкъдимнәр исемлеге Татарстан башкарма власть органнары карары белән үзгәртелергә дә мөмкин булуын хәбәр итте.

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса