Музыка көллияте студентлары Казанда узган "Җырлыйк әле" телевизион тамашасында катнаштылар.
«Җырлыйк әле!» - 2000 елның 26 ноябрендә эфирда барлыкка килгән татар телендәге музыкаль тамаша. Бу чын-чынлап халык тапшыруы, анда татар халкының бетмәс-төкәнмәс вокаль таланты күрсәтелә. Программаның уникальлеге шунда ки, катнашучылар халык композицияләрен "тере" тавышка башкаралар.