Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Мин – Тылсымчы!» бәйгесе узды

Иҗат фестивале 60тан артык баланы җыйды.

20нче сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районының «Кайгырту» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлегендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җитәкчесе Марина Власова булган «Постройка+» төзелеш журналы редакциясе тарафыннан үткәрелә торган «Мин – Тылсымчы!» исемле бәйге узды.


Бәйгедә катнашкан өчен һәр бала диплом белән кызыксындыру бүләгенә ия булды. Иң яхшы өч эшнең авторларына «Игелекле куллар» тернәкләндерү үзәгендә дәвалануга сертификатлар тапшырылды. Мактаулы өченче урынны Шиһапова Наилә «Көзге чәчәк бәйләме» эше өчен алды. Икенче урынны Кәримов Дәнис лаеклы рәвештә «Тиенкәй йорты» ясаганы өчен алды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Нургалиева Алинә җиңү яулады: аның «Гыйбадәтханә» эше, чыннан да, гаҗәеп соклану уятты.


Хәйрия чарасы кысаларында авыручы балалар тәрбияләүче гаиләләргә бәйге иганәчеләре һәм партнерлары матди ярдәм күрсәтте. Бу көнне сәләтле, батыр һәм көчле рухлы балалар бүләкләр һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алдылар.


Чараны оештыруда һәм үткәрүдә «Волонтер» үзәге балалары зур ярдәм күрсәтте, дип хәбәр итә "Кайгырту" үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса