Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Йөзәрбезме, әллә кибәрбезме?

Көзге яңгырлар башлану белән шәһәр юлларын кабат су басты. Сәбәбе - яңгыр сулары ага торган канализация коллекторларының тиешле дәрәҗәдә эшләмәве.

Бу сорауны әлмәтлеләр берничә мәртәбә күтәреп тә чыкканнар иде инде. Проблема район башлыгы дәрәҗәсендә каралып, коллекторларны чистартырга да кушылган иде. Редакциябезгә мөрәҗәгать иткән Гүзәлия ханым Миңнуллина Гафиятуллин урамындагы автомобиль юлының тоташ күлдәвектән торуыннан зарланды.

- Бу урамдагы юлда гел шулай су җыела. Гафиятуллин урамындагы һәм Төзүчеләр проспектындагы тротуарлар яңартылу сәбәпле, бөтен дөнья төзелеш калдыклары һәм кызыл ком белән тулган. Яңгыр яуган саен ком пычрак белән кушыла да, үтеп булмаслыкка әверелә. Тротуарлар ремонтта булгач, велосипед юлыннан йөрергә туры килә. Юллардагы пычрак суны чәчрәтеп янә-шәдән машиналар узып китә. Оныгымны балалар бакчасына илтә идем, бөтен өсте пычранды, үзем дә бат-тым. Яңгыр сулары агучы канализацияләрне тикшерүче булдымы икән? Әле яңгырлар башланды гына бит. Күпме тапкыр әлеге проблеманы күтәрергә була икән инде? - дип борчылуын белдерде ул.

Әлеге сорау белән без шәһәр автомобиль юллары идарәсе директоры урынбасары Кирилл Сафоновка мөрәҗәгать иттек.

Ул безгә түбәндәге җавапны бирде:

- Яңгыр сулары ага торган канализация коллекторлары һәрдаим чистартылып тора. Алар, гомумән, торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты карамагында. Әйе, шәһәребезнең кайбер урамнарындагы юлларда алар белән проблемалар барлыкка килә килүен. Тик бик көчле яңгырлар вакытында гына. Аерым урамнарда коллекторлар бөтенләй дә юк. Элегрәк төзелгән юлларны күздә тотам. Аларга кабаттан кайтып коллекторлар урнаштыру бик кыйбатка төшә торган гамәл. Ә менә яңаларына исә без шунда ук коллекторларны урнаштырып барабыз. Гафиятуллин урамында һәм Төзүчеләр проспектында исә тротуарлар төзү башкарыла. Әлмәтлеләрне бераз түземле булырга чакырабыз, бар да яхшы булачак.

Яхшы буласына бик тә ышанып каласы килә. Югыйсә яңгырлары да бик кыска гына вакытлы булды бит әле. Көне-төне ява башласа, нишләрбез?!

 

Әлеге проблеманы «Әлмәт таңнары» газетасы даими күзәтүгә ала. Бу уңайдан булган зарларыгызны газетабызның электрон почтасына һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтларыбызга юллый аласыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса