Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Karakuz Almet Fest узды

Әлмәттә узган атнада Кarakuz этномәдәни фестивале узды.

8-11 июль көннәрендә шәһәрдә "Каракүз" этнофестивале узды. Ул үз эченә 10 мәдәни мәйданчыкны берләштерде. Шәһәр паркында, драмтеатр артындагы мәйданда, Каракүздә, җәмәгать үзгендә, "Нефтьче" мәдәният сараенда, Котельнаяда, нефть институты скверында, "Чайный дворик" скверында, пляжда узган төрле чараларда әлмәтлеләр, шәһәр кунаклары яхшы музыка тыңлый, рәсем ясарга өйрәнә,фитнес белән шөгыльләнә,  тәмле ризыклар белән сыйлана һәм талантлы артистларның чыгышлары белән хозурлана алды. 

Фестиваль кысаларныда узган чараларда Валерий Сюткин, Олег Митяев, Мот, Нурминский, Аигел төркеме, "Симфоническое кино" оркестры, Александр Городницикий, Андрей Кислицин чыгыш ясады. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

9 нчы июль көнне әлмәтлеләр өчен фестиваль кысалыранда узган "Animation Almet Fest"та анимацияләр буенча мастер класслар күрсәтелде, комикс-үзәк, тавышсыз кинотеатр эшләде.

Шул ук көнне "Воздух" заманча хореография фестивале узды. Фонтан янында узган әлеге тылсымлы бию хәрәкәтләре беркемне дә битараф калдырмагандыр. 

"Каракүз" скверында этник музыка фестивале узды. Рәсем ясау буенча мастер класслар, шигъри слэм да 9 нчы июльдә булды. "Звенящий город" фестивалендә бөтен шәһәр кыңгыраулар чыңына күмелде. Көн буена "Нефтьче" мәдәният сараенда "Европа һәм Азия арасында" этнографик музее эшләде. Пляжда көндез "Яшел фитнес" чаралары узса, кич "Аигел" төркеме чыгышы булды.

10 июльдә тантаналы рәвештә "Легкие крылья" урам театрлары фестивале ачылды. Әлмәт урамнарыннан урам артистлары карналы атлады. Шушы көнне узган "Печән базары"нда елан мөгезен дә табарга мөмкин булгандыр.  

11 июльдә дә әлеге чаралар дәвам итте. Пляжда узган "KARAKUZ Джас Fest" күп тамашачыларны җыйды. Анда Саша Алмазова һәм Non Cadenza, Валерий Сюткин, Eilenkrig Crew, Teona kontridze: jazz punk band, QASCAD, MOT чыгыш ясады. 

Ә сезгә ошадымы?

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса