Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә “Звёзды из Завтра” концерты узачак

Яшь музыкантлар La Primavera оркестры белән бер сәхнәдә  чыгыш ясаячак.

“Звёзды из Завтра” концерт туры республиканың 5 шәһәрендә узачак.

Әлмәттәге концерт 10 апрельдә музыка көллиятенең концерт залында булачак. Анда Әлмәт, Зәй, Җәлил, Азнакай, Баулыдан  балалар катнашачак.

Алар барысы да программа җитәкчесе һәм оркестрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов үткәргән тыңлауларны узган.

«Балалар тыңлауларга педагоглар киңәше буенча эләгә. Мин һәрвакыт балаларны шәхсән тыңлыйм. Миңа баланы күрү, ишетү, аның сәхнәне ничек тоюын күрү, аның оркестр белән чыгыш ясау перспективаларын бәяләү мөһим", - дип сөйләде Абязов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса