Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә мәдәният волонтерлары эшли башлаячак

25 мартта волонтерлар Әлмәт шәһәренең туган якны өйрәнү музее вәкилләре белән очраштылар.

Озакламый шәһәрдә “Әлмәт мәдәният волонтерлары” юнәлеше эшли башлаячак, аның эшчәнлеге волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә һәм Татарстан республикасының мәдәни мирасын популярлаштыруга юнәлтеләчәк.

Очрашуда хәл итәргә кирәк булган проблемалар турында фикер алыштылар, эш планын билгеләделәр, мәдәни мирас объектларының саклауны популярлаштыру өчен күп кенә идеяләр тәкъдим иттеләр.

Тәкъдим ителгән барлык идеяләр дә тормышка ашырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса