Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мәдәни мирасыбызны барлыйбыз

Мирас... Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Мәдәни мирас - элекке буыннардан калган, бүгенге көндә яшәүче һәм киләчәк буыннарның файдасы өчен сакланылган мәдәни кыйммәтләр.

Әлмәт районы территориясендә 11 мәдәни мирас объекты аеруча зур әһәмияткә ия, шуларның 5 е - республика әһәмиятендәге тарихи һәйкәлләр, 6 сы - тарихи, фәнни, сәнгать һәм башка мәдәни кыйммәткә ия объектлар.

Бүген без газетабызда мә-дәни мирасларны барлаучы сәхифә ачып җибәрәбез. Газета укучыларыбызны тарих һәм мәдәният һәй-кәлләре белән танышты-рып барачакбыз.

Бу уңайдан сезнең игътибарга Әлмәт туган якны өйрәнү музее экскурсоводы Татьяна Ефимованың Җәмигъ мәчете хакында белешмәсен тәкъдим итәбез.

Җәмигъ мәчете (Әлмәт шәһәре, Совет урамы, 71 нче йорт)

Мәчетнең кирпеч бинасы 1872 елда төзелгән, башка мәгълүматлар буенча, мәчет бинасы 1877 елда Самара губернасы идарәсе карары нигезендә күтәртелгән. Һәйкәл манаралы һәм заллы, үзәгендә түбәсе булган мәчетләр тибына керә. Турыпочмаклы, керү урыны квадрат рәвешендә, түбәсе тимер белән ябылган. Бина 7 пар тәрәзә белән як-тыртылган. Авыл мәчете классицизм элементларын кулланып төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса