Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә “ЭТНО территориясе” республика конкурсы узды

Соңгы елларда этномәдәни тәрбия проблемалары аеруча әһәмияткә ия һәм актуаль булып кала.

18 гыйнвардан 4 мартка кадәр Пионерлар йортындагы “Кванториум” балалар технопаркында “ЭТНО территориясе” республика конкурсы узды.

Һәр халык тарихында тел, фольклор, этник символика, гореф-гадәтләр, рухи-әхлакый кыйммәтләр иң яхшы кешелек сыйфатларын формалаштырган. Әлеге конкурсның максаты - Россия һәм Татарстан халыкларының мәдәни мирасын саклау. Читтән торып үткәрелгән этапта 127 эш катнашты.

Конкурска эшләр “Милли киемнәрдә курчак”, “Этноаксессуарлар”, “Заманча киемдә этномотивлар”, “Сәхнә костюмы” номинацияләрендә тәкъдим ителде. 

Конкурс программасы Әлмәт, Бөгелмә, Кукмара, Лениногорск коллективларының “Сәхнә костюмы” һәм “Заманча киемдәге этномотивлар” номинацияләрендә чыгышларыннан башланды. Катнашучылар дефиле, биюләрдә үз эшләрен күрсәттеләр, ә Лениногорск коллективы “Кар кызы” әкиятенең мотивлары буенча сәхнәләштерелгән тамаша белән сөендерде.

Шуннан соң педагоглар арасында тәҗрибә алмашу буенча мастер-класслар башланды.
Катнашучыларны “Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге” өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесенең I, II һәм III дәрәҗә дипломнары белән бүләкләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса