Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татарстан Президенты яңа радио эшли башлавы турында хәбәр итте

Һәркем үзенең мобиль телефонына  «Милли радио Китап» дип җыеп, кушымтаны  йөкли ала. 

Казанда яңа милли радио сөйли башлады. «Китап» радиостанциясе милли музыка һәм татар әдәбиятын яратучыларга адресланган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә әлеге проектка старт бирелүе турында язып чыкты.

«Дуслар, шатлыклы хәбәр бар! Хәзер „Китап“ны уку гына түгел, тыңлап та була», - дип язган Миңнеханов.

«Китап» радиостанциясе — «Татмедиа» ның яңа проекты. Ул Татарстан Президенты инициативасы белән тормышка ашырылды. Бу - музыкаль, мәдәни-агарту радиосы. Анда һәркем балачактан таныш булган халык көйләрен һәм классик әсәрләрне тыңлый алачак.

«Китап» радиосы — яңа милли радио. Аны AppStore һәм Google Play операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталарында тыңлап була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса