Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Халык шагыйре Клара Булатованың «Искәндәр кыйссасы» дигән яңа китабы басылып чыкты

Китап күренекле шагыйрь Хәсән Туфанның 120 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән. 

 Җыентыкта авторның шагыйрь Хәсән Туфан белән икесе арасындагы яшерен мөнәсәбәтләрне ачкан истәлекләре, аңа багышлап язган шигырьләре урын алган. Бу хакта автор үзе хәбәр итте.

«Хәсән абый миңа язган шигъри хатларын университетның Кызыл позиция урамындагы 6 нчы тулай торак почта тартмасына китереп сала иде. Ә аннан соң… Ул мине шагыйрә итеп яратты…» — дип искә ала автор.

Китаптан аңлашылганча, Хәсән Туфан Клара Булатованы — Тәнәкә, ә шагыйрә үзе Хәсән Туфанны — Искәндәр дип атаган. Хәсән Туфанның яшел кара белән язган хатлары, андагы хис-мөнәсәбәтләр, шигырьләргә кергән чүәкләр турындагы сер сандыгын киереп ачтым, ди шагыйрә.

Клара Булатова әйтүенчә, аларның мәхәббәт тарихы әдәбият дөньясында сер булмаган. Шагыйрә әйтүенчә, язучылар, шагыйрьләр арасында яшерен генә сүзләр күп булган. «Хәсән ага ул гайбәтләрне ишетеп китте», — диде ул.

Шагыйрә ике арадагы мөнәсәбәтләрен «Әфләтүн мәхәббәте» — ягъни, «Платоник мәхәббәт» дип атый. Ул кияүгә чыкканда бу яратуы хакында иренә дә сөйләвен әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса