Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Заман яшьләрнеке!

Әлмәттә «Наше время - Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗаты республика телевизион фестиваленең зона этабы узды.

Илебезнең матди булмаган рухи мирасы саналучы бәйге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күзәтчелегендә һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе канат астында уза.

Быел фестивальдә яңалык - «Безнең заман геройлары» дигән махсус бүләк барлыкка килде. Призга барлык номинацияләрдә баллар җыелмасы буенча беренче урынга чыгып, Гран-прига лаек коллектив ия булачак.

Талантлар бәйгесендә җиңү һәм гала-концертка эләгү өчен республиканың 21 районындагы 80 ләп предприятиедән 400 дән артык талантлы хезмәткәр көч сынашты. Чараның шушы кадәр массачыл булуына карамастан, «Нефтьче» Мәдәният сараенда бәйгедә катнашучыларны һәм аны оештыручыларны яңа коронавирус инфекциясе йоктырудан саклау өчен барлык кагыйдәләр катгый үтәлде. Керү урынында һәркемне термометр һәм антисептик-лар белән каршы алдылар, ә бинаның үзендә социаль дистанция сакланды.

Әлмәт районы мәгариф идарәсеннән җыелма команда вәкиле Максим Апраксин үзенчәлекле хореографик куелышлары белән күптәннән дан тота. Бу юлы да аның тамашачыны шаккатырырга теләге зур иде.

- «Безнең заман»да үз номинациябездә дүрт ел дәвамында ел саен беренче урыннарны яуладык. Быел яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында бәйгедә катнаша алырбыз дип уйламаган идек. Фестивальнең ничек узачагын белгәч, бер атна эчендә диярлек чыгышыбызны әзерләдек. Аны бәйрәмнәр яки истәлекле вакыйгалар барышында була торган тормыш мизгелләренә багышладык. Куелышта сандугач образы аша яктылык, игелек һәм җылылыкның никадәр мөһим булуын күрсәтергә теләдек. Безгә Мубайның «Ай былбылым» дигән татар халык җырын «Аксубай фьюжны» стилендә гадәти булмаганча башкаруы нык булышты, - дип сөйләде ул.

Төп бәйге программасыннан тыш, ике көн дәвамында хореография һәм театр сәнгате профессионаллары белән мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр узды.

Жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмагандыр. Барлык катнашучылар да үзләрен бик югары дәрәҗәдә күрсәтте, тик шулай да сизелерлек алга китүчеләр бар иде. Фестивальнең гомумкоманда зачетында беренче урынны Чистай район шифаханәсеннән медицина хезмәткәрләре һәм «Түбән Кама Нефтехим» вәкилләре яулады. Мактаулы икенче урынга Менделеевскидан «Аммоний» акционерлык җәмгыяте командасы лаек булды. Өченче урынны Әлмәттәге «Транснефть-Прикамье», Зәй районы мәгариф идарәсе һәм Мамадышның мәгариф бүлеге бүлеште. Финалистлар фестивальнең 27-28 ноябрьдә Казанда узачак суперфиналына жюриның махсус чакыруын алды. Гала-концерт 30 ноябрьдә узачак.

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса