Әлмәт биючеләре 2 нче дәрәҗә лауреат булды
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт биючеләре 2 нче дәрәҗә лауреат булды

Казанда "Барсик-2020" Бөтенроссия балалар иҗаты конкурс-фестивале узды.

"Әлмәт" халык биюләре ансамбленең "Бүләк" хореография төркеме "Барсик-2020" Бөтенроссия балалар иҗаты конкурс-фестивалендә 2 нче дәрәҗә лауреат булды. Ул Казан шәһәрендә узды.



Төркемнең җитәкчесе Айгөл Шиһапова, педагог-репетиторы Алинә Горкавенко, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Фәридә Кикар.